Айдар Метшин Түбән Камада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программалары һәм «Безнең ишегалды» республика программасына бәйле күчмә киңәшмә уздырды.
Күчмә киңәшмәдә Химиклар проспектын төзекләндерүнең беренче этабы (шул исәптән быел төзекләндерү программасына кергән ишегаллары) белән бәйле мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерик, түбәнкамалылар Химиклар проспектын төзекләндерү буенча җыелып, үзара фикер алышты, «Безнең ишегалды» программасы буенча да аерым очрашулар узды. Нәтиҗәдә, билгеле бер проект эшләнде.
Айдар Метшин белгечләр белән проектларның детальләре турында сөйләште. План буенча, Химиклар проспектында урнашкан «Макдональдс» кафесыннан «Җәлил» кинотеатрына кадәр, шулай ук Бакый Урманче урамыннан Төзүчеләр проспекты белән юллар киселешенә кадәр урыннарда заманча төзекләндерелгән җәяүлеләр юллары, велосипед зоналары, яңа яктырту җайланмалары барлыкка киләчәк.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында да түбәнкамалыларны күп үзгәрешләр көтә. Юллар ремонтланачак, тротуарлар, машина кую урыннары, каты көнкүреш калдыкларын җыю пунктлары, өстәмә балалар мәйданчыклары булдырылачак.
Күчмә киңәшмә кысаларында ишегалларында яшелләндерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Нинди агачлар утыртырга, чәчәк түтәлләрен ничек ясарга - болар турында халык белән фикер алышыначак.

Айдар Метшин Химиклар проспектының машиналар йөрү өлешен карап чыкты. Биредә, аерым участокларда куркынычсызлыкны көчәйтү өчен, өстәмә коймалар урнаштырылачак, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын төзекләндерәчәкләр.
Күчмә киңәшмә кысаларында Түбән Кама мэры иҗтимагый киңлекләрне дә карады, аерым алганда, биш ел элек ачылган Тукай исемендәге уку һәм ял паркында булды. Хәзер бу - түбәнкамалыларның иң яраткан ял итү урыннарының берсе. Быел биредә уен җиһазларын ремонтлау һәм өлешчә алыштыру буенча эшләр башкару планлаштырыла.

Гөләндәм Галиева.