100 урынга исәпләнгән балалар терапиясе санаторие балалар бакчасы бинасын (0-04-8 тибындагы проект) реконструкцияләү нәтиҗәсендә 1984 елда оеша. Бу –кирпечтән эшләнгән, ике катлы бина, 1967 елда салынган.
“Балалар терапиясе санаторие” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе Сәламәтлек саклау министрлыгының 30.10.2013, 2029нчы карары нигезендә “Балалар медицина реабилитацияләү үзәге” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе итеп үзгәртелә.
Оешма үз эшчәнлеген РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 29.12.2012, №1705-н карары нигезендә тормышка ашыра. “Балалар медицина реабилитацияләү үзәге” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе 19.11.2013, ЛО-16-01-003050 номерлы лицензиясе буенча эшли. Биредә стационар һәм көндезге бүлектә дәвалану гамәлгә ашырыла. Балалар медицина реабилитациясенең II этабында, авыру хроник төс алган яки озак вакыт төзәлмәгән очракта биредә дәвалана алалар. Дәвалану срогы реабилитация стандартлары беркетмәсе нигезендә, 20 көн яисә 21 тәүлеклек вакытны үз эченә ала. Киңәйтелгән реабилитация срогы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 04.09.2012, 1336нчы карары нигезендә, 29 көн яисә 30 тәүлек тәшкил итә. Медицина реабилитациясен бронх-үпкә, югары тын юллары, ашказаны-эчәк, сидек юллары һ.б. авырулы балалар үтә алалар. Биредә Түбән Кама шәһәре, Түбән Кама районы һәм тирә-як районнардан килгән балалар кабул ителә.
Үзәктә түбәндәге дәвалау-диагностикалау бүлмәләре бар:
- физиотерапия – электр һәм ут белән дәвалау, парафин-озокерит, ингаляторий, галокамера, фитобар, спелеокамера бүлмәләре;
- массаж бүлмәсе;
-дәвалау физкультурасы;
-рефлексотерапия, невролог;
-отоларинголог;
-процедура бүлмәсе;
- ординаторлык бүлмәсе.
Үзәктә балалар өчен уен, йокы, санитар блогы булган 5 бүлмә эшли.

