Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1960 елның 27 августында Татарстан АССР Норлат районы Киекле авылында туа. Казан театр училищесында актерлык бүлеген (Марсель Сәлимҗанов курсы, 1987), Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Армия сафларында хезмәт итә.
Авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. 1980-1981 елларда Минзәлә татар дәүләт драма театрында сәхнә эшчесе булып эшли, эпизодик рольләрдә уйный, А. Гыйләҗевның «Мин синеке, син минеке» пьесасында Ибраһим бай образын иҗат итә. Студент елларында Илһам Шакировның концерт бригадасында нәфис сүз остасы булып эшли. Г. Камал театрында Н. Исәнбәтнең «Портфельле кияве»ндә милиционер Гәрәев образын иҗат итә. 1987 елда юллама белән Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә.
1989 елда шәһәр җитәкчеләре чакыруы буенча Түбән Камага килә. Р. Галиев — Түбән Кама татар дәүләт драма театрына нигез салучы. Яшь режиссерның беренче эше — Т. Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» музыкаль комедиясе.
Театрда режиссер хезмәтеннән тыш, Р. Галиев «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең дә режиссеры, алып баручысы була, сценарийлар яза, «Әллүки» балалар театрын җитәкли, «Җүләрләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль театр оештыра. Яр Чаллы татар театрында Т. Миңнуллинның «Без бит авыл малае» (2006), Әлмәт татар театрында М. Кәримнең «Кыз урлау» (2006), Т. Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» (2007) әсәрләрен сәхнәләштерә.
Түбән Кама театры Мәскәү, Санкт-Петербург (2019), Казан, Чувашстан, Башкортстан, Самара, Төмән өлкәләрендә гастрольләрдә була.
2019 елда «Театр елы» кысаларында театрның Кайманов урамындагы бинасында төзекләндерү эшләре алып барыла. Элек төп зал буларак кулланылган кече залны татар балалар театры карамагына бирәләр. 2019 елдан театр каршында «Бишегем» балалар театры эшли.
Эш дәверендә Р. Галиев хәзерге заман татар драматургларының, татар, рус һәм чит ил классик драматурглары пьесалары буенча 80 нән артык әсәр сәхнәләштергән. Театр репертуарында танылган чуваш драматургы Н. Угаринның «Туй булмый», Башкортстан драматурглары И. Абдуллинның «Тиле яшьлек», М. Садыйкованың «Гөлгенәм- бергенәм» әсәрләре бар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына күренекле рус язучысы Анатолий Иванов повесте буенча «Гөнаһлы мәхәббәт өрәге» драмасын сәхнәгә куя.
Р. Галиев — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты.
Түбән Кама шәһәр Советының 2020 елның 27 августындагы 54 нче карары белән Түбән Кама шәһәрендә мәдәният һәм театр сәнгатен үстерүгә, халык традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.