ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Түбән Камада "Камский Артек" яшьләр үзәге үз эшен башлады
Яшьләр
  • 02 Июль 2020 - 07:43
  • Караулар: 128
Түбән Камада "Камский Артек" яшьләр ялы үзәге кичә беренче сменасын ачып җибәрде.

Билгеле булганча, капиталь төзекләндерүдән соң, "Кама" лагере үз статусын үзгәртеп, "Камский Артек" яшьләр ялы үзәгенә әйләнде. Түбән Камада ТР Хөкүмәте һәм «Артек» халыкара балалар үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Тантана видеоконференцэлемтә режимында узды, документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Артек» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе директоры Константин Федоренко кул куйды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.

Үзгәрешләр хакында тулырак - безнең видеода.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^