ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама химия-технология институты доценты Илнур Мадышев РФ Президенты грантына лаек булды
Яшьләр
  • 16 Апрель 2019 - 14:51
  • Караулар: 434
 1,2 миллион сум күләмендәге акчага  Илнур Мадышев үзенең  өч ярдәмчесе белән бергә үзе уйлап тапкан ачышын сынаячак.

"Сәнәгатьтә һәрвакыт зур күләмдә су суыту бурычы тора, - ди тикшеренүче. - Моның өчен гадәттә махсус аппарат – градирнялар  кулланалар. Әмма градирняда су микроорганизмнар белән пычрана, ә бу  металлның тиз күгәрүенә китерә. Шуңа күрә сәнәгатьчеләргә суны химик реагентлар белән зарарсызландырырга туры килә".



Илнур Мадышев вариантында су махсус торбалар аша үтә, шуңа күрә анда һава (димәк, бактерияләргә дә) керү мөмкинлеге булмый. "Россиядә безнең проектка тиңнәр юк, - ди Илнур Мадышев. - Ә Европада бу юнәлештә  актив  эшлиләр, әмма аларның схемасы безнекеннән аерылып тора".

Яшь галим яңа технологиянең  барлык эре производстволар өчен дә файдалы булачагына ышана.

Бүгенге көндә  техник фәннәр кандидаты  Илнур Мадышев  Түбән Кама химия-технология институтында студентларга белем бирә. Сүз уңаеннан, бу -  яшь галимнең инде өченче гранты, алдагы икесен  ул  РФ бюджетыннан  2016 һәм 2018 елларда алган. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^