Түбән Кама ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) проектына кушылды.
Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү.
Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы җирлегеннән сугыш елларында 173 хатын-кыз сугышка алынган, аларның 14е һәлак булган, 8 е хәбәрсез югалган.
Чираттагы чыгарылышта шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина Резеда Вәлиеваның «Япь-яшь кызлар китте ут эченә» шигырен укый.

