Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә татар шагыйре һәм журналист, хәрби корреспондент Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева белән очрашу узды.
Татьяна Михайловна фортепиано буенча Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлаган. 1993 елдан 1998 елга кадәр Голландиядә стажировка үткән, Россиядә һәм Нидерландыда актив концерт эшчәнлеге алып барган. 1997 елдан башлап Мәскәүнең әйдәп баручы мәктәпләрендә фортепиано укытучысы булып эшли һәм «Арт-линия» фондының музыкаль проектлары белән җитәкчелек итә.
Түбән Камада Татьяна Малышева беренче тапкыр. Ул «Яңа исемнәр» фонды педагоглары белән бергә килгән, яшь музыкантларны, рәссамнар һәм шагыйрьләрне эзләү, сайлап алу һәм аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Түбән Кама музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең Мәскәү укытучылары тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге бар иде. Татьяна Малышева «Фортепиано» белгечлеге буенча мастер-класс үткәрде.
Татьяна Михайловна китапханәдә үзенең бабасының иҗатын яратучылар белән очрашты. Түбәнкамалыларның танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең оныгы белән аралашу, җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган кызыклы фактлар ишетү мөмкинлеге бар иде. Чөнки шагыйрь иҗатын яратучыларны Җәлил гаиләсенең язмышы кызыксындыруы сер түгел: аларның киләчәк язмышы нинди булган, нинди һөнәр сайлавы, татар мәдәнияте һәм бөек бабаларының мирасы белән бәйле булуы.
Кунак үзенең балачагы, гаиләсе, балалары һәм иҗади эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук әбисе Әминә ханым һәм әнисе Чулпан Муса кызының батыр бабасы турында истәлекләре белән уртаклашты. Кечкенә Татьяна әбисе белән үскәнлектән, ул еш кына аның бабасы турында истәлекләр тыңлый. Татьянаның әнисе дә кызы белән хатирәләре белән еш уртаклаша. Ул, сугыш турында игълан иткәч, үзенең кичерешләре, әтисенең фронтка китүе, әнисе белән Мәскәүгә кадәр товар поездына яшерен генә барып җитүләре, коммуналь фатирның кечкенә, салкын бүлмәсендә яшәүләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйли.
«Бабабызның шәхси әйберләрен һәм кулъязмаларын без музейларга бирдек, ләкин беркайчан да аерылышмый торган ядкарьләр үзебездә саклана. Фронттан бабай язган хатларны без үзебезгә калдырдык. Әни бу хатларны еш кабаттан укый һәм әтисен искә ала – безнең өчен алар бик кадерле», - дип сөйли Татьяна Малышева.
Татьяна Михайловнаның балалары - Михаил һәм Елизавета, әниләре эшен дәвам иттеләр, шулай ук музыка белән шөгыльләнәләр – скрипкада уйныйлар. Гастрольләр белән алар Россиянең күп кенә шәһәрләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясый. Әмма эш графигы тыгыз булуга карамастан, Муса Җәлилнең оныгы, оныкчыклары һәм кызы еш кына Татарстанда булалар, анда легендар шагыйрь-геройны хөрмәтлиләр һәм хәтерлиләр.

