ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Июльнең соңгы көнендә татарстанлыларны яңгыр көтә
Иминлек
  • 31 Июль 2026 - 10:47
  • Караулар: 12

2026 елның 31 июлендә көндез һәм кичен ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр булачак.

Көчле яңгыр вакытында:

Мөмкин булганча өйдә яки ышыклы урында калырга тырышыгыз, шәхси саклану чараларын кулланыгыз: кулчатыр, плащ, резин итекләр. Киемнәр юешләнсә, аларны кичекмәстән алыштырыгыз һәм үзегез җылыныгыз, азык-төлек, дарулар, кием, аяк киеме запасларын юешләнүдән саклагыз. Походка киткәнче яки табигатькә чыкканчы алдагы көннәргә һава торышын карагыз; әгәр синоптиклар көчле яңгыр вәгъдә итсә, походны соңрак вакытка күчерергә яки бөтенләй бармаска кирәк, әгәр яңгыр астында калсагыз, куркынычсыз урында лагерь корырга тырышыгыз, палаткаларны ышанычлы итеп куегыз, аларны су үткәрми торган тукыма белән каплагыз, палатка тирәсендә суны агызыр өчен канаулар урнаштырыгыз.

Бәла-каза килеп чыккан очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кесә телефоннарыннан бушлай кабул ителә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең «ышаныч телефоны»: 8(843) 288-46-96.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^