Тагын ике предприятие - «Айрон Индастри Компани» ҖЧҖ һәм «КЭМА»ҖЧҖ Түбән Кама алгарышлы үсеш территориясе резиденты статусын алды.
Вентиляция һәм төтен үткәрү системалары өчен төзелеш металл конструкцияләре, торба тоташтыргыч һәм электрүткәргечләр җитештерүче әлеге предприятиеләр 249 эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк, инвестицияләр күләме 189 млн сум тәшкил итә.
Бүгенге көндә Түбән Камада барлыгы 12 предприятие резидент булды. Проектларны гамәлгә ашыру 2027 елга 4,4 млрд сум күләмендә инвестицияләр белән 1040 эш урыны булдыруны тәэмин итәчәк.
2020 елның 1 апреленә, резидентларның проектларын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, 376 эш урыны булдырылган һәм 1,9 млрд сум акча кертелгән.