ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада 2024 елда шәһәр һәм район бюджетларының үтәлеше турында фикер алыштылар
Икътисад
  • 04 Апрель 2025 - 09:00
  • Караулар: 29

Түбән Камада 2024 елда Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәре бюджетларының үтәлеше турында фикер алышуга багышланган ачык тыңлаулар узды. Бюджет һәм финанс департаменты җитәкчесе Светлана Логинова финанс документларының төп параметрларын тәкъдим итте.

В Нижнекамске обсудили исполнение бюджетов города и района за 2024 год

 Светлана Логинова шәһәр һәм район бюджетлары үтәлеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Аның сүзләренчә, 2024 елда шәһәр бюджеты профицит белән үтәлгән. Бюджет керемнәре 2 млрд 555 млн 198,7 мең сум тәшкил иткән, чыгымнар – 2 млрд 533 млн 779,1 мең сум. Керемнәрнең чыгымнардан артуы (профицит) 21 млн 419,6 мең сум тәшкил иткән.

 Гавәми тыңлауларда катнашучылар, тәкъдим ителгән мәгълүмат белән танышып, Түбән Кама шәһәр Советының «2024 елда Түбән Кама шәһәре бюджеты үтәлеше турында»гы карар проекты белән килешергә булдылар һәм аны Түбән Кама шәһәр Советының чираттагы сессиясенә карауга чыгарырга киңәш иттеләр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^