Түбән Камада 18 апрельдән аена 5 миллион данә медицина битлекләре әзерли башлау планлаштырыла. Бу битлекләргә дефицитны һәм бәяләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Битлекләрне "Айрон" компаниясе - ТОСЭР резиденты җитештерәчәк. Җиһазлар Россиягә иртәгә кайтып җитәчәк.
Производствода эшләү өчен 10 хезмәткәр кирәк булачак. Битлекләр өчен чимал белән җирле "Эластик" заводы тәэмин итә, яңа җиһазлар да шунда урнаштырылачак.