ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада бизнеста финанс грамоталылыгы буенча бушлай мастер-класс узачак
Икътисад
  • 06 Декабрь 2019 - 12:43
  • Караулар: 119
9 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды Түбән Камада «Кече бизнес өчен финанс һәм идарә исәбе нигезләре» дип аталган бушлай мастер-класс оештыра.

Әлеге чарада оешманың финанс консалтингы һәм аудит өлкәсендә финанс директоры Гүзәл Гыйбадуллина чыгыш ясаячак. Аның корпоратив финансларда эшләү стажы 13 елдан артык, ул  - аттестацияләнгән һөнәри бухгалтер, дипломлы эчке аудитор һәм эшкуарлар өчен финанс грамоталылыгы буенча белем бирү проектлары җитәкчесе.

«Гади һәм аңлаешлы тел белән бизнеста идарә исәбенең ни өчен кирәклеге, аны ничек төзергә икәнлеге турында сөйләячәкбез. Финанслар буенча гамәлдә булган хисаплар һәм тәкъдимнәр бирәчәкбез. Нәтиҗәдә, саннар нигезендә бизнес белән ничек идарә итәргә һәм табышка ничек йогынты ясарга кирәклеген аңлау формалашачак», - ди белгеч.

Катнашу өчен сылтама  буенча теркәлергә  кирәк. Телефон: (843) 524-90 90. Адрес: Мәктәп бульвары 2а, конференц-зал.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^