ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проекты белән таныштырдылар
Икътисад
  • 02 Август 2019 - 12:38
  • Караулар: 266

Түбән Кама «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проектына кушылачак. Бу хакта Республика компетенцияләр үзәгенең Кама аръягы филиалы җитәкчесе Марат Мәхмүтов белдерде.


Утырышта катнашучыларга Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү» милли проектын гамәлгә ашыру, программага керү шартлары, дәүләт ярдәме турында сөйләделәр. Илкүләм проект - отышлы, чөнки аңа акча федераль һәм төбәк бюджетларыннан күчерелә, ә файдасы - бизнесның үзенә.


Программага, әйтик, эре панельле йортлар төзелеше заводы, "Жилье" ИК, "Преттль-НК" керергә теләк белдерделәр, әмма критерийларга туры килмәү сәбәпле, төшеп калдылар. Аның каравы,  "Камэнергостройпром" "Татлесстрой", шин җитештерү  компанияләренең бөтен мөмкинлекләре дә бар – әлеге компания вәкилләре очрашуда катнаштылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^