ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мәктәп укучылары арасында янгын сүндерү-коткару спорты буенча ярышлар узды
Җәмгыять
  • 19 Октябрь 2026 - 15:10
  • Караулар: 20

Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре идарәсе Түбән Кама филиалы отрядының 33 нче янгын сүндерү часте манежында традицион янгын сүндерү-коткару спорты буенча шәһәр беренчелеге узды.

В Нижнекамске состоялись соревнования по пожарно-спасательному спорту среди школьников

Каршылыкларны җиңүдә һәм штурм баскычы буйлап уку башнясы тәрәзәсеннән күтәрелүдә 5 уку йорты: 10 нчы, 15 нче, 29 нчы мәктәпләр, 25 нче гимназия, 31 нче лицей вәкилләре көч сынашты. Һәр команда составында 8 егет һәм кыз иде.

В Нижнекамске состоялись соревнования по пожарно-спасательному спорту среди школьников

Ярыш дисциплиналарының иң яхшы нәтиҗәсен полковник А.Шаповалов исемендәге 31 нче лицей күрсәтте. Икенче урынны 29 нчы мәктәп командасы алды, өченче урынны – 10 нчы мәктәп. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм спорт экипировкасы кибетенең бүләк сертификатлары белән бүләкләнделәр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^