ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Камада Евгений Королев һәм Николай Лемаев һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Рәсми
  • 14 Ноябрь 2020 - 08:19
  • Караулар: 108
Бүген, 14 ноябрь -Түбән Кама тарихында әһәмиятле көн. Бу көнне шәһәрнең танылган ике кешесенең туган көннәре уңаеннан, Түбән Камада искә алу чаралары үтә. Николай Лемаев һәм Евгений Королев шәһәр төзелешенә, үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.

Айдар Метшин бүген легендар түбәнкамалылар һәйкәлләренә чәчәкләр салды.



"14 ноябрь -Түбән Кама өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне шәһәрнең киләчәге һәм илнең зур сәнәгать үзәге буларак формалашуы аларның ихтыярына һәм хезмәтенә бәйле ике кеше туган. Бүген без шәһәребезнең аталары - Николай Васильевич Лемаев һәм Евгений Никифорович Королев исемнәрен зур рәхмәт сүзләре белән искә алабыз, алар шәһәр төзелешенә һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте", - дип яза инстаграмдагы сәхифәсендә Айдар Метшин.



Шәһәрдәшебез Евгений Королевның тууына 107 ел тулды. Бүген Түбән Кама политехника көллияте аның исемен йөртә. Биредә легендар шәхеснең бюсты урнаштырылган һәм музей эшли. Капиталь ремонттан соң уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде.

Евгений Никифорович Королев -Социалистик Хезмәт Герое, Татарстан АССРның атказанган төзүчесе, Түбән Каманың мактаулы гражданины. Җитмеш ел стажының утыз сигезен ул безнең шәһәргә багышлый. Евгений Королев җитәкчелек иткән чорда нефть химиясе гиганты заводлары, шин заводы төзелә, ТЭЦ турбиналары һәм йөз мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыла.

Е. Н. Королев чикләре булмаган шәһәр төзергә хыяллана һәм аның хыялы тормышка аша.



Николай Васильевич Лемаев 1929 елда Самара өлкәсендә туа. 1956 елда инженер-технолог белгечлеге буенча читтән торып Уфа нефть институтын тәмамлый. 1963 елдан Түбән Кама химия комбинаты җитәкчесе булып эшли башлый.



Николай Лемаев 22 ел дәвамында Түбән Кама нефть химиясе комбинатын җитәкләде. Ул җитәкчелек иткән вакытта предприятие заманча югары җитештерүчән технологияле производство комплексына, ил һәм Европа нефть химиясе сәнәгатенең алдынгы предприятиеләренең берсенә әверелде.



Исегезгә төшерик, узган ел Түбән Каманың "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исеме бирелде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^