Радмир Беляев Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Аның кандидатурасын берләштерелгән сессиядә Район советы һәм Шәһәр советының барлык 18 депутаты да бертавыштан хуплады. Моңа кадәр Радмир Беляев шушы ук вазыйфада «вазыйфаларны башкаручы» иде.
Радмир Беляевны билгеләү өчен барлык процессуаль таләпләр, шул исәптән конкурс комиссиясе утырышын үткәрү дә башкарылды. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рафаэль Игтисамов вакантлы вазыйфага икенче кандидат булды.
Сессия эшендә республика Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Алар Радмир Беляев кандидатурасын хупладылар.
Радмир Беляев үз чиратында районны үстерү буенча өстенлекле бурычларны билгеләде: челтәрләрне масштаблы модернизацияләүне дәвам итү, территорияләрне төзекләндерү өлкәсендә яңача якын килү, Россиянең башка төбәкләреннән кадрлар җәлеп итү һәм яшьләрнең районнан китүен киметү, юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау, социаль проектлар өлешендә шәһәр төзүче предприятиеләр белән актив уртак эш алып бару, салым салу базасын арттыру, авыл хуҗалыгын үстерү һәм МХО сугышчыларына ярдәм.
«Түбән Каманың перспективалары һәм ресурслары зур, мөмкинлекләре күп. Ышанам, хөрмәтле депутатлар, кадерле коллегалар, түбәнкамалылар, безнең сәнәгать гигантлары белән бергә, рәисебез ярдәме белән, федераль үзәк һәм республика хөкүмәте белән нәтиҗәле эш алып бару ярдәмендә, без билгеләнгән барлык планнарны тормышка ашыра алачакбыз һәм Түбән Кама өчен тагын да күбрәк эшли алачакбыз», – дип билгеләде Радмир Беляев.