Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 14 яше тулган балаларга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узачак. Идарә хезмәткәрләре кунаклар өчен махсус программа әзерләгән.
Чара РФ Конституциясенең 26 еллыгына багышланган. Илебезнең төп норматив хокукый акты 1993 елда кабул ителде. 12 декабрьдә бөтенхалык референдумы булды, аңа 58,2 млн (барлык сайлаучылар саныннан- 54,8%) россияле килде. Аларга төп закон проектын яклап яисә каршы тавыш бирергә тәкъдим ителде. Күпчелек тавыш белән Конституция кабул ителде, ике атнадан соң басылып чыкты һәм рәсми рәвештә үз көченә керде. Бер елдан соң бу датаны дәүләт бәйрәме - Конституция көне итеп гамәлгә куйдылар.
Референдумга тәкъдим ителгән Конституция тексты барлыгы 3,5 ел, яки 42 ай, яисә 168 атна эшләнгән.
Фото: РАПСИ