Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин көннең беренче яртысында Олы Афанас авылындагы сайлау участогына килеп, «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашты. Биредә берьюлы җиде торак пункт – Олы Афанас һәм Түбән Афанас, Прости, Шәңгәлче, Ташлык, Балчыклы һәм Красный Ключ авыл җирлекләре халкы өчен тавыш бирү оештырылган.

«Әлеге праймериз сайлаучыларның алдагы этапта ук үз кандидатлары, потенциаль лидерлар белән танышуы җәһәтеннән бик тә мөһим», - диде Айдар Метшин.

«Әлеге праймериз сайлаучыларның алдагы этапта ук үз кандидатлары, потенциаль лидерлар белән танышуы җәһәтеннән бик тә мөһим», - диде Айдар Метшин.
Аның сүзләренчә, ул, Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр кебек үк, Татарстанда уңайлы яшәү шартлары тудырырга вәгъдә иткән кандидатларны сайлый.
Айдар Метшин, тавыш бирү башланганчы, Олы Афанас авылы мәдәният йортында булды. Җирлек башлыгы Николай Бурмистров һәм клуб җитәкчесе озатуында алар ремонт эшләренең ничек баруын карадылар.
«Бердәм Россия» партиясе праймеризында сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Праймеризда тавыш бирү өчен үз участогыңны tatarstan.er.ru сайтында табарга мөмкин. Алдан тавыш бирүдә катнашып, республика халкы 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген төзиячәк.