Түбән Каманың 35нче микрорайонында мәчет төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә аның беренче каты стенасын өеп бетерделәр. Хәзерге вакытта түшәм плитәләрен салалар. Проект буенча алар барлыгы - 53. Аннан соң икенче кат төзеләчәк.
"Мәчет төзелеше барышында төрле кыенлыклар да килеп чыга, төзелеш проблемаларсыз булмый, әмма төзелеш штабы эшчеләре үзләре килеп туган кыенлыкларны тиз арада хәл итәләр. Төзүчеләр бригадасы җайлы эшли, яңа мәчет төзелешенең бер генә көнгә дә тукталганы юк", -дип хәбәр итә үзәк мәчетнең матбугат хезмәте.
Мәчет төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләргә үзәк мәчеттә сәдака салу өчен тартма куелган.