ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гражданнар инициативаларына ярдәм итү штабы шәһәрдә ремонт ясалучы объектларда булды
Иҗтимагый киңлекләр
  • 04 Сентябрь 2020 - 15:42
  • Караулар: 204

Түбән Камада «Яшәү өчен шәһәр, кешеләр өчен шәһәр» шигаре астында эшләүче Гражданнар инициативаларына ярдәм итү штабының күчмә киңәшмәсе узды.

Штабта катнашучылар, экспертлар һәм депутатлыкка кандидатлар өч ноктада булдылар: Шинчылар проспекты, бер йортның ишегалды һәм «Гаилә» паркы. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты, иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика программасы һәм «Безнең ишегалды» проекты турында фикер алышу аеруча җанлы булды.


Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе урынбасары Тәфкил Әхмәтшин киңәшмәдә катнашучыларга быел Түбән Кама муниципаль районында юлларны ремонтлауга ун программа буенча 1,85 млрд сум, шул исәптән Шинчылар проспектының 1,9 километрлы участогын реконструкцияләүгә 365 млн сум бүлеп бирелүен аңлатты.

Тәфкил Әхмәтшин сүзләренә караганда, Шинчылар проспектында юлны сентябрьдә үк ачачаклар.


Гражданнар инициативалары штабы рәистәше Хәмзә Баһманов юлларны ремонтлауга җитди карашта булырга чакырды. Киләсе елда төп ремонттан тыш, Афанас боҗрасы янындагы участокларны, Вокзал урамында һәм кием базары янындагы юлны ремонтлау планлаштырыла.

 

Д епутатлыкка кандидатлар «Безнең ишегалды» программасы буенча эш барышы буенча да сораулар бирде. Архитектор Эмиль Сираҗетдинов сүзләренә караганда, төп бурычларның берсе – һәр территорияне комплекслы ремонтлау.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^