Түбән Кама Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында катнаша. Җиңгән очракта, «Гаилә» паркы территориясе төзекләндереләчәк, һәм 2026-2027 елларда биредә заманча, уңайлы һәм матур җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк.
Архитекторлар командасы түбәнкамалыларның идеяләренә һәм тәкъдимнәренә нигезләнгән якынча концепция әзерләгән. Барлык теләүчеләрне әлеге концепцияне тәкъдир итүгә һәм фикер алышуга чакырабыз – сезнең фикерегезне ишетү, ачыклыклар кертү һәм бергәләп проектны яхшырак итү бик тә мөһим.
Иҗтимагый фикер алышулар 19 майда 17:00 сәгатьтә «База» креатив индустрияләр үзәгендә узачак. Барча битараф булмаган шәһәрлеләрне көтеп калабыз.

