ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Иҗтимагый берләшмәләр, дини оешмалар

Түбән Кама шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләре

Түбән Кама – беренче төзүчеләрнең зур хезмәте. Алар арасында төрле милләт вәкилләре булган. Бер-берсенә ярдәм кулы сузып, Чулман буенда зур сәнәгать үзәге калыкты.

Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклау һәм үстерүдә 2008 елда барлыкка килгән Татарстан халыклары Ассамблеясенең Түбән Камадагы филиалы (җитәкчесе – Фәрит Ялалов) һәм филиал составына кергән милли-мәдәни берләшмәләр зур көч куя.

Түбән Камада барлыгы 8 милли-мәдәни берләшмә эшләп килә:

  • Түбән Кама рус җәмгыяте, 1990 ел.
  • Чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәге, 1998 ел.
  • «Керәшен» этнографик мәдәни берләшмәсе, 1992 ел.
  • «Вербиченька» украин милли-мәдәни автономиясе, 1993 ел.
  • «Урал» башкорт милли-мәдәни автономиясе, 1999 ел.
  • «Дружба» Түбән Кама алман җәмгыяте, 1998 ел.
  • Түбән Кама шәһәре таҗикларының милли-мәдәни автономиясе, 2009 ел.
  • Түбән Кама шәһәре әзербайҗаннарының милли-мәдәни автономиясе, 2011 ел.

Моннан тыш, 1998 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы республика иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге дә әлеге эшне актив рәвештә алып бара (җитәкчесе - Ганеев Рөстәм Мәҗит улы).

Туган телне, тарихны һәм халыкның мәдәниятен, этник традицияләрне, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр, тарихи ватаннары белән элемтә ныгыталар, республика, федераль һәм халыкара оешмаларда катнашалар.

Һәрбер милли-мәдәни берләшмәнең үз мәдәният үзәге, этнографик музее һәм фольклор коллективы бар. Фольклор коллективлары арасында – «Забава», «Забавушка», «Сүрәкә», «Җиз кыңгырау моңнары», «Шанкарав», «Вербиченька», «Уралым» билгеләп үтергә кирәк. Аларның чыгышлары даими рәвештә шәһәр бәйрәмнәрен бизи. Чуваш, украин, башкорт һәм алман җәмгыятьләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен тел курслары эшләп килә.

Тарихи-мәдәни берләшмәләр ел саен үзләренең милли бәйрәмнәрен «Раштуа очрашулары», «Олы көн», «Тручин», «Славян язуы һәм мәдәнияте көне» «Есенин көннәре», «Уяв», «Питрау» һ. б. үткәрәләр.

 
x^