7 октябрьдә, Йөкле хатыннар көнендә, «Ковер» яшьләр үзәгендә булачак әниләр өчен эбру техникасында гуашь белән рәсем ясау буенча мастер-класс узачак. Башлана 16:00 сәгатьтә, алдан +7 927 454-62-01 (WhatsApp) телефоны буенча теркәлү сорала. Шулай ук чара кунаклары өчен «Могҗиза көткәндә» фотозонасы эшләячәк.
Моңа кадәр 14:00 сәгатьтә Тукай ур., 18 адресы буенча «Милосердие» үзәгендә «Ана шатлыгы» дигән бәйрәм чарасы була. Программада:
• Табиб-педиатрдан лекция;
• «Киләчәккә юллама» арт-открыткасын ясау;
• Стильле фотозонада фотосессия;
• Бәйрәмдә чәй эчү;
• Күңелле конкурслар.

