ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

БУСЫГИН Владимир Михайлович


Җитәкче, җәмәгать эшлеклесе

Бусыгин  Владимир Михайлович 1949нчы елның 14нче ноябрендә Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәрендә туа. 1969нчы елда Краснокамск целлюлоза -кәгазь эшкәртү техникумын, 1974нче елда  Пермь  политехника институтын тәмамлый. 1974 -1981нче елларда Березники азот заводында оператор, баш оператор, аммиак җитештерү цехы җитәкчесе  урынбасары вазыйфаларын башкара. 1981-1986нчы елларда  Россошанск химия заводында сыек аммиак җитештерү цехы җитәкчесе урынбасары, җитештерү -техник бүлек башлыгы; 1986, 1987нче елларда  Төньяк Донецк җитештерү идарәсе бүлеге башлыгы; 1987нче елдан Татарстан Республикасы  Менделеевск шәһәре химия заводында җитәкче урыннарда эшли. 1992-1995нче елларда  Чехословакия белән уртак  “Менде-Росси” предприятиесенең техник директоры, 1995-1999нчы елларда Менделеевск  “Л.Я. Карпов исемендәге  химзавод” АҖ генераль  директоры, 1999нчы елдан “Түбән Кама Нефтехим”ГАҖ җитәкли.

Владимир Михайлович үзе эшләгән чорда предприятиене дөньякүләм танытуга иреште. “Түбән Кама Нефтехим”ГАҖ бүгенге көндә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының нигез ташын тәшкил итә. Биредә модернизацияләү, импортны алыштыру һәм икътисадны диверсификацияләү бурычлары уңышлы хәл ителә.  Эш дәверендә Бусыгин Владимир Михайлович  үзен яхшы техник фикерләү сәләтенә ия булган,  төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүдә тәҗрибәле җитәкче буларак танытты. Ул – актив  рационализатор һәм уйлап табучы,  аның тарафыннан бик күп яңа проектлар  тормышка ашырылды.

Бусыгин В.М. иҗтимагый-социаль өлкәне үстерүгә дә күп көч куя.  Озак еллар ул Русия суперлигасында чыгыш ясаучы “Нефтехимик” хоккей командасы Президенты булды. Гомумән, яшь  буынны спортка җәлеп итүдә Владимир Михайловичның  башкарган эшләре санап бетергесез: аның җитәкчелегендә шәһәребездә Боз сарае, спорт комплекслары, бассейннар, спорт мәктәпләре сафка басты. Чаңгы ярышы, җиңел атлетика, хоккей, футбол, көрәш буенча безнең спортчыларыбыз республикада иң көчлеләрдән санала. Предприятиенең Халык иҗаты йортында 8 үзешчән сәнгать коллективы эшли. Балалар  сәламәтлеген кайгыртып, 3 сәламәтләндерү лагере ачылды. Биредә җәй буена 3000нән артык бала ял итә. Хезмәт ияләренең ялын оештыру максатыннан, “Дубравушка”, “«Корабельная роща» ял базалары, санаторий-профилакторий үз ишекләрен ачты. Моннан тыш, “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ компаниясе хәйриячелек эше белән дә даими шөгыльләнде: Түбән Кама Үзәк мәчете, шәһәр музее төзелешенә, мәктәпләрне төзекләндерү, «Талисман» шәһәр инвалидлар җәмгыятенә, Олы Афанас һәм Красный Ключ җирлекләре дини оешмаларына зур күләмдә матди ярдәм күрсәтелде.

В.М.Бусыгин – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, РФнең мактаулы, ТРның  атказанган химигы; Дуслык ордены (2009) иясе, РФ Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы (1998), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1999) белән бүләкләнде.  “Ел җитәкчесе -2004” бәйгесендә   “Иң яхшы инновацион актив предприятие» номинациясе җиңүчесе, “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ директорлар Советы рәисе.

В.М.Бусыгинның “Түбән Кама Нефтехим” ГАҖ хезмәткәрләре һәм түбәнкамалылар алдында абруе зур. Ул – соңгы ике чакырылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.  

x^