ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ФОТО: Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Николай Лемаевның 90 яшьлегенә багышланган тантанада катнаша
Спорт
  • 13 Ноябрь 2019 - 11:18
  • Караулар: 184
Бүген Түбән Камада Николай Лемаевның 90 яшьлеге уңаеннан юбилей тантанасы уза. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Бәйрәм Николай Лемаев һәйкәле янында тантаналы митингтан башланды. «Түбән Кама җиренә 1963 елда килеп, кыска вакыт эчендә «Нижнекамскнефтехим», безнең шәһәрне төзеде, - дип искә төшерде Айдар Метшин. - Бу вакыт эчендә шәһәр республиканың гына түгел,  илебезнең зур эре сәнәгать үзәгенә әверелде».

Үзәк мәйдан, һәйкәл, сквер, сәнәгать зонасы, аэропорт – Түбән Камада Николай Васильевич исеме белән бәйле урыннар күп.  Бүген исә заманында легендар шәхес яшәгән Мәктәп бульвары 8 нче йорты диварына Николай Лемаев истәлегенә мемориаль такта куелды.




Рөстәм Миңнеханов әйтеп узганча, Лемаев шәхесенә мондый игътибар очраклы түгел. «Вакыт бу кешенең зирәклеген һәм алдан күрүчәнлеген раслады, - диде республика Президенты. - Полимерлар җитештерүне үстерү буенча ул әзерләгән проектлар аның укучылары тарафыннан уңышлы рәвештә  гамәлгә ашырылды".

"Дүрт мәртәбә ҮК һәм СССРның Министрлар Советы карары белән   Түбән Кама химкомбинатын төзү Көнбатыш Себер нефть химиясе производстволарын төзүчеләр файдасына туктатылды, һәм Николай Васильевичның тырышлыгы һәм ныклы дәлилләре нәтиҗәсендә генә проект яңадан торгызылды", -дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

  "Үзенең зур, бай тормыш дәверендә ул барысыннан да элек кешеләр мәнфәгатен алга куйды, - дип билгеләп үтте  Түбән Кама мэры. - Моның өчен аны хөрмәт иттеләр һәм яраттылар".


"Әнкәй  дә кайтырга бик теләде, ләкин, кызганычка каршы, яше, сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде , - ди Николай Лемаевның кызы Татьяна Кондратьева. - Әнкәй  тормышларының иң матур  чоры - кешеләр, табигать, комбинат һәм эш белән бәйле чакларының  Түбән Камада үтүе турында еш искә ала. Әткәйне онытмавыгыз, зурлавыгыз өчен, аның эше биредә  дәвам итүе өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм".

Ачык һавадагы тантана соңрак Халык иҗаты йортына күчте.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^