ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланы туган көнендә кулинария фестивале һәм экстрим-шоу узачак
Кама Аланы
  • 13 Август 2019 - 16:03
  • Караулар: 287

Шимбә көнне, 17 августта, Кама Аланы 37 нче туган көнен билгеләп үтәчәк.

Барысы да парадтан башлана, аннары - театр һәм хореографик спектакль, ә аннары - күңел ачулар. Кунаклар “Кама Аланы ухасы” кулинария фестивалендә катнашачак. Моннан тыш, оештыручылар спорт, күңел ачу һәм арт-мәйданчыклар, шулай ук сабын куыклары тамашасы һәм «Титаннар» экстремаль көч тамашасы әзерлиләр.

Шәһәр көне кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узачак, аның ярдәмендә 30дан артык бала канцтоварлар белән яңа букчалар алачак.

Сәхнәдә җирле артистлар: Түбән Кама һәм Казан артистлары чыгыш ясаячак. Кичке дискотека өчен Dj MILLENIUM «Нефть» клубы резиденты җавап бирәчәк.

Бәйрәм 14 сәгатьтә башлана.

Узәк концерт мәйданчыгы

14.00-15.30 Бәйрәмне ачу тантанасы. Бәйрәм парады. “Олимпия” боз сарае сәхнәсе.

Көндезге күңел ачу программасы

16.00-18.00 “Кама Аланы ухасы - 2019” шәһәр кулинария фестивале. “Чулман-Су” м/ү мәйданы.

Балалар мәйданчыгы

16.00-18.00 Арт-мәйданчык, аттракционнар, балалар кафесы. “Олимпия” боз сарае.

16.00-18.00 Сабын куыклары тамашасы, кеше буйлы курчаклар, спорт конкурслары һәм күңел ачулар. “Чулман-Су” м/ү мәйданы.

Яшьләр спорт-күңел ачу мәйданчыгы

16.00-18.00 “Яшел фитнес” спорт мәйданчыгы. Җиңү паркы.

16.00-18.00 Спорт уеннары һәм конкурслар. Җиңү паркы.

Бәйрәм сәүдәсе

16.00-22.00 Сәүдә мәйданчыклары эше. Үзәк урам.

Кичке концерт программасы

18.00-19.00 Кама Аланы үзешчән сәнгать коллективлары һәм солистлары чыгышы. “Олимпия” боз сарае сәхнәсе.

19.00-21.00 Чакырылган артистлар чыгышлары: 

- татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова, Казан шәһәре

-«Титаннар» экстремаль көч тамашасы, Ижау шәһәре 

-“ICE ANGELS” бию төркеме, Түбән Кама шәһәре. 

“Олимпия” боз сарае сәхнәсе.

21.00-22.00 Dj MILLENIUM «Нефть» клубы резиденты катнашында бәйрәм дискотекасы. Үзәк урам. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^