Түбән Камада муниципаль конкурс кысаларында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр.
Күчмә кубокка «Орсис-Агро» комбайнчысы Владимир Копанев ия булды. Ул бүгенге көнгә 1848 тонна ашлык суктырган.
«Түбән Кама басуларында уракның иң кызган чагы, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. - Һәр минут исәптә, игенчеләребез иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр кырда».
Икенче урында – «Түбән Кама» А/Ф ҖЧҖ хезмәткәре Айзат Хәйруллин (1737 тонна), өченчедә -«Орсис-Агро» хуҗалыгыннан Максим Алексеев (1642 тонна).
Район кырларыннан әлегә 9727 гектар мәйданнан 40 088 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш 41,2 ц/га тәшкил итә.