Түбән Камада кичә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаудан тыш, район күләмендә өстәмә тавыш бирү дә үтте: 500 дән артык авыл кешесе җирлекләрдә яңартылган совет депутатларын сайлады.
Гомумән алганда, район күләмендә 150 халык ышанычлысы эшли. Быел аларның дүртесе - Колмакчы, Тау иле, Болгар һәм Красный Ключ авыл җирлекләрендә үз вәкаләтләреннән баш тарткан. Вакантлы урыннар өчен барлыгы 16 кеше “көрәште”, аларның алтысы – үз -үзен тәкъдим итүче, икесе – “Бердәм Россия” партиясеннән, дүртесе – КПРФ партиясеннән, өчесе - либерал-демократлар, берсе – “Гадел Россия”дән.
Нәтиҗәләр:
Красный Ключ авыл җирлегендә иң күп тавышны (23,64%) спорт инструкторы Алексей Кузьмин (“Бердәм Россия”) җыйды.
Сухрау авыл җирлегендә - 53,69% тавыш белән спорт инструкторы Оксана Дидух (үз -үзен тәкъдим итүче).
Сосновка авыл җирлегендә - 62,86% тавыш белән фельдшер Иван Обручников (“Бердәм Россия”).
Елантау авыл җирлегендә - 85% тавыш белән “Илһам” ансамбле артисты Рөстәм Әсәдуллин, үз-үзен тәкъдим итүче, “Бердәм Россия” әгъзасы.