ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар Төркиядә татар-төрек фестивалендә катнаша
Мәдәният
  • 25 Сентябрь 2019 - 09:31
  • Караулар: 296

Бу көннәрдә Төркиядә татар-төрек фестивале уза. Бу - Түбән Кама һәм Мармарис арасындагы кардәшлек элемтәләрен үстерү нәтиҗәсе.

Узган ел “Кардәшлек вә кавышу” фестивале нефтехимиклар шәһәрендә үтте, быел исә безнең артистлар үзләре төрек кардәшләребез алдында чыгыш ясарга киттеләр. Кичә Татарстан артистлары Мармариста концерт куйды, бүген аларны күрше Ичмелерда көтәләр.


Социаль челтәрдә Мармарис сәхифәсендәге фикерләргә караганда, кичәге концерт тамашачыларга бик ошаган. “Шундый матур кичә булды”, ”Күптән мондый матур җырлар һәм үзенчәлекле көйләр тыңлаганым юк иде, искиткеч”... – мондый бәяләмәләр яңалыклар тасмасында бихисап.

“Барысы да яхшы узды, - дип сөйләде безгә сәфәр өчен җаваплы Ольга Курдюкова. - Кичә Мармарисның төп мәйданында чыгыш ясадык. Бәйрәм аш-су тәкъдим итү белән башланып китте, безнең осталарга Мармаристан дүрт пешекче ярдәм итте: алар кыстыбый, өчпочмак һәм чәкчәк пешерделәр. Кешеләр, аеруча чит ил кунаклары, бәлешләрне бик ошатты...

Концерт төрек ансамбленең фольклор чыгышыннан башланды, аннары “Нардуган"ның “кайнар” чыгышы белән дәвам итте.  Эльвира Гыйматдинова җырлар башкарды, әмма тамашачылар күбрәк биюгә өстенлек бирде”.


Ольга Курдюкова әйтеп узганча, түбәнкамалыларның килүе биредә яшәүче татарлар өчен аеруча зур куаныч булган. ”Безнең янга кичә Төркиядә яшәүче татарлар, революция чорында Россиядән күчеп килгән татарларның туганнары, Идел буе, Уралдан татар туристлары һәм ял итүчеләр килде, алар концерт өчен рәхмәт әйттеләр”, - диде ул.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^