ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Яңа ел фейерверкларын махсус урыннарда гына кулланырга мөмкин
Иминлек
  • 02 Гыйнвар 2020 - 15:59
  • Караулар: 126
Түбән Камада Яңа ел фейерверклары, пиротехника куллану өчен махсус мәйданчык билгеләнде. Бу  -  Менделеев урамы һәм Вахитов проспекты белән чикләнгән территория, Химиклар проспектының 86 нчы йорты каршысындагы мәйданчык. 

Яңа ел бәйрәмнәре чорында  куркынычсызлыкка зур игътибар бирелә. Куркынычсыз ял итү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймау максатыннан барлык күзәтчелек органнары  алдан ук профилактик чаралар үткәрәчәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге Яңа ел чараларын үткәрү урыннарын тикшерәчәк. Пиротехник эшләнмәләрне сатуны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^