ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган
Сәламәтлек
  • 28 Июль 2020 - 10:23
  • Караулар: 93
28 июльгә оператив мәгълүматларга караганда, Түбән Кама муниципаль районында коронавирус йоктыруның тагын бер очрагы расланган.

Пациент (ОРВИ симптомнары белән) табиблар күзәтүе астында.

Элегрәк шәһәрдә коронавирус белән авыруның 235 очрагы теркәлгән иде.

Татарстанда бүген 32 яңа COVID-19 очрагы расланган. 13 кеше хастаханәгә салынган, 19ы өйдә дәвалана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^