ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама сәламәтлек үзәгендә бушлай тикшеренү үтәргә мөмкин
Сәламәтлек
  • 20 Ноябрь 2019 - 08:10
  • Караулар: 91

Түбән Кама  территориаль иҗтимагый үзидарә советлары рәисләре шәһәрнең сәламәтлек үзәгендә булдылар. 

1нче сырхауханә мөдире Розалия Хәйруллина Түбән Кама активын сәламәтлек үзәге эше  белән таныштырды. Кунакларга үзәк белгечләре куллана торган уникаль җиһазлар турында сөйләделәр һәм очрашуга килгән барлык кешегә медицина тикшерүе үткәрделәр. 

 Күп кенә түбәнкамалылар  1нче  сырхауханәдә (Менделеев ур., 46) «Сәламәтлек үзәге» эшләвен белми. Биредә  18 яшьтән башлап  түләүсез тикшеренү узып була. 30 минут эчендә тәҗрибәле белгечләр максималь төгәллек белән сезнең тән массасы индексын, күзәнәктән тыш һәм күзәнәк эчендәге суның, мускул һәм май тукымасының процент нисбәтен билгеләячәк. 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^