ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада юл бәясе артуга бәйле вәзгыятькә аңлатма бирделәр
Транспорт
  • 23 Октябрь 2020 - 11:58
  • Караулар: 162
Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьдән җәмәгать транспортында (автобуслар, трамвайлар) пассажирлар йөртүгә тарифны арттыру планлаштырыла. Бәяләр арту Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәткә кагылачак.

Төп сәбәбе - пассажирлар йөртүнең үзкыйммәте арту: ягулыкка, чыгым материалларына һ.б. бәяләр арту. Моннан тыш, хәзер барлык пассажирлар йөртүчеләр дә авыр икътисади хәл кичерә. «Бу -  хәл тагын да кискенрәк булмасын өчен мәҗбүри чара, - дип аңлатты Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов. - Без 2019 ел ахырында башлаган реформаның проблеманы хәл итәчәген аңлыйбыз. Бу безнең пассажир ташучыларның икътисадын «күтәрергә» һәм аклана торган маршрутлар алырга мөмкинлек бирәчәк, әмма бу челтәрне оптимизацияләү һәм Петербург институты тәкъдимнәрен үтәү шарты белән».

Элек җәмәгать транспортында йөргән өчен түләү бәясе 22 сум һәм карта белән түләгәндә 20 сум иде. Хәзер түләүнең теләсә нинди ысуллары белән 25 сум тәшкил итәчәк. Ташламалы категория гражданнарны йөрткән өчен транспортчыларга ташлама 18 сумнан 20 сумга кадәр артачак. «Гаделлек хакына шуны әйтә алам: бүгенге көндә пассажирлар йөртүнең үзкыйммәте хәзерге тарифка караганда югарырак», - дип билгеләп үтте Ленар Әхмәтов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^