ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Камада гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар турында сөйләде
Илкүләм проектлар
  • 06 Октябрь 2020 - 10:33
  • Караулар: 291
Түбән Камада узган эшлекле киңәшмәдә Айдар Метшин муниципалитетта гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар турында сөйләде.

Район башлыгы сүзләренә караганда, төп инициативалар кеше капиталын саклау һәм үстерү белән бәйле. «Демография», «Мәдәният» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары кысаларында Түбән Кама муниципаль районында 4 балалар бакчасы һәм 2 мәктәп төзелде, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясалды, компьютерлар, квадрокоптерлар, 3D-принтерлар, фортепиано һ. б. сатып алынды.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә җирле хастаханәләргә шулай ук бик күп җиһазлар, шул исәптән томограф, флюоромобиль, ИВЛ аппаратлары һ.б. кайтартылды.

«Уңайлы шәһәр мохите» илкүләм проектына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, Кама Аланында «Оазис» экопаркы ачылды, ә Түбән Камада Җиңү мәйданын, Химиклар проспектын, Кайманов урамындагы театр мәйданын, Кызыл Чишмәдәге яшел массивны төзекләндерделәр.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел Җиңүнең 30 еллыгы урамында юл төзү, Химиклар проспектын, Чәбия урамының бер өлешен, сәнәгать урамнарының берсен тәртипкә китерү мөмкин булды. Быел Шинчылар проспектын ремонтлау һәм Тынычлык проспектында борылыш төзү эшләре тәмамланып килә.

«Норматив таләпләргә туры килә торган Түбән Кама юллары илкүләм проектта катнашуга кадәр 65,6 процент кына тәшкил итә иде, - ди Айдар Метшин. - 2024 елга бурыч - күрсәткечне 85 процентка җиткерү».
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^