Бүген «Нижнекамскнефтехим» генераль директоры Азат Бикмурзин район сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул «Бердәм Россия» партиясеннән Бызов бер мандатлы округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат булырга дәгъва итә.
Сайлаулар 8 сентябрьдә булачак, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан парламентында депутат мандатына Түбән Камадан өч сәясәтче ия була ала: шәһәр һәм район территориясендә урнашкан һәр сайлау округыннан берәр кеше.

"Дәүләт Советына депутатлар сайлауга Бызов бер мандатлы округыннан - ике кандидаттан, Студентлар бер мандатлы округыннан өч кандидаттан гаризалар бирелде", - ди Түбән Кама территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Дмитрий Иванов.
Документлар тапшырганнан соң, депутатлыкка кандидатлар теркәлү уза, шуннан соң алар сайлаучылар белән эшне башлап җибәрә алалар.