Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» төбәк бүлеге конференциясендә катнашты. Делегатлар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да бар иде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауга кандидатлар тәкъдим итү. Түбән Кама округларыннан республика парламентында урыннар өчен «Танеко»да профсоюз лидеры Гөлнара Мөҗипова, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Гыйззәтуллин һәм Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты Азат Бикморзин («Нижнекамскнефтехим» генераль директоры) көрәшәчәк.
«Бу - хакимият органнары, сәяси партияләр, киң җәмәгатьчелек өчен җаваплы момент, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов алдагы сайлаулар турында. - Республиканың киләчәк үсешен законнар белән тәэмин итү, социаль программаларны һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, Стратегия - 2030 кысаларында куелган максатларга ирешү 8 сентябрьдә эшкә сәләтле һәм җаваплы депутатлар корпусын сайлаудан тора».
Бүген Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингында икенче урында тора, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, ваклап сату әйләнеше һәм түләүле хезмәтләр күләме буенча төбәкләр арасында беренче унлыкка керә.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сайлаулар гади булмаячак. «Татарстан үсеше дәрәҗәсе югарырак булган саен, гражданнарның таләпләр һәм өмет дәрәҗәсе югарырак. Республика халкы нигезле рәвештә күтәргән мәсьәләләр аз түгел. Шул ук вакытта алар турында белүебез генә түгел, ә аларны чишү юлларын ачык күзаллавыбыз да мөһим. Партиянең көче шунда тора да - ул проблемалардан качып ятмый. Әлбәттә, эшнең эшлекле характеры-барлык дәрәҗәдәге оппонентлар өчен азык. Тик бернәрсә дә эшләмәүче кешеләрне генә тәнкыйтьләмиләр».