ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәннәре юбилейларын каршылый
Шәһәрдәш
  • 13 Май 2020 - 16:19
  • Караулар: 164
Бүген, 13 майда, берьюлы ике озын гомерле якташыбыз үзләренең туган көннәрен билгеләп үтә. Икесенә дә 90 яшь тулды.

Раиса Крутикова Свердловск өлкәсенең Крутое авылында туа.

Сугыш елларында ул өлкәннәр белән беррәттән урман кисә, колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

1950 елда кияүгә чыга. Ире Семен Григорьевич белән ике ул үстергәннәр, ике онык һәм 4 оныкчыклары бар. Түбән Камага Раиса Ивановна 2013 елда күчеп килә.



Габдулла Һадиев Алабуга районының Иске Юраш авылында туа.

Авыр сугыш елларында мәктәптә укый, колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.
1953 елда Мөнирә Баһаветдин кызына өйләнә, алар 57 ел бергә гомер итә, өч бала үстерәләр, дүрт онык һәм ике оныкчыклары бар.

1963 елда Габдулла Мирсәит улы гаиләсе белән Төзүчеләр бистәсенә күчеп килә, хатыны белән бергә Түбән Кама шәһәрен төзүдә катнашалар. Пенсиягә кадәр Габдулла Мирсәет улы «Строймеханизация-МА» предприятиесендә эшли.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^