Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!Безнең өчен бу мөһим даталар халыкның бердәмлеге, тупланганлыгы, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Мондый карашка нигезләнгән дәүләттә һәрберебез үзен имин хис итәчәк, хезмәт һәм иҗатта шәһәребез, районыбыз, республика иминлеге өчен үз мөмкинлекләрен тормышка ашырачак. Үзенең катлаулы һәм бөек тарихында илебез берничә тапкыр куркынычка дучар булды. Кризис һәрчак халык бердәмлеге һәм көче белән җиңелде. Безнең күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеге бүген дә, дөньяда, икътисадта хәл катлауланган чорда, ил эчендә социаль тотрыклылыкка куркыныч янаган вакытта бик кирәк. Һәрвакыттагыча, мондый чакта россиялеләрнең иң яхшы сыйфатлары - ватанпәрвәрлек, үткәндәге гореф-гадәтләргә хөрмәт, тынычлык саклау һәм рух ныклыгы беренче планга чыга.
Безгә быел үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтүче Татарстанда - имин, күпмилләтле республикада яшәү бәхете насыйп булды. Безнең күпмилләтле районда да әлеге түземле һәм бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу традициясе саклана. Без Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче һәрбер милләт вәкиленең гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм тарихына хөрмәт белән карыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән игелек, алга таба үсеш, тынычлык, иминлек телим! Календарьда күршеләрдәй матур урнашкан бу бәйрәмнәр төсле безне дә үз халкыбыз, шәһәр һәм республикабыз файдасына хезмәт итүдә уртак теләк берләштерсен.
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин