ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
11 июльдән «Кама» муниципаль пляжы ачыла
Айдар Метшин
  • 10 Июль 2020 - 12:54
  • Караулар: 152
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә  11 июльдән «Кама» муниципаль пляжы ачыла. Бу хакта үзенең "Инстаграм"дагы сәхифәсендә Айдар Метшин хәбәр итте.

"Территория сезонга әзер, пляжны эксплуатацияләү барышында Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан билгеләнгән барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк, - дип яза Түбән Кама мэры. - Үз чиратында,  сезне дә, суда ял итү  сәламәтлегегез өчен файдага булсын өчен, профилактиканың барлык кирәкле чараларын үтәргә чакырам".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^