ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалы Лариса Вахрушева компьютерда эшли белү осталыгына республика ярышларында өченче урын яулады
Бәйгеләр
  • 19 Апрель 2019 - 11:03
  • Караулар: 380
Түбәнкамалы Лариса Вахрушева өлкән буын вәкилләре арасында компьютерда эшли белү осталыгына республика ярышларында катнашып, өченче урын яулады.

«Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан диярлек вәкилләр катнашты, безнең Түбән Кама данын дүрт катнашучы яклады, - ди Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Тәгъзимә Садыйкова. - Биремнәр бик катлаулы булды, кызларыбыз булдыра алганча тырышты. Җиңүебез турында игълан ителгәч, бик сөендек!»

Лариса Вахрушевага бүләккә көнкүреш техникасы биргәннәр. «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә эшләп, пенсиягә чыккан шәһәрдәшебез бу җиңүенә үзенең  шахмат уены белән мавыгуы сәбәпче булуын да әйтеп узды. Ул Түбән Камада узган шахмат ярышларында да күп тапкырлар җиңү яулаган. 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^