ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Түбән Камада скейт-парк төзелеше башланачагын хәбәр итте
Яшьләр
  • 26 Июнь 2020 - 15:23
  • Караулар: 150
Айдар Метшин 2021 елда Түбән Камада зур скейт-парк төзелеше башланачагын хәбәр итте. Киләчәккә планнар турында Түбән Кама мэры бүген яшьләр белән онлайн-очрашуда сөйләде.

"Төрле форматлар кирәк, төрле яшьләр өчен төрле мәйданчыклар кирәк, - диде Айдар Метшин. - Без 2021 елда зур скейт-парк төзүне башларга җыенабыз. Без бу юнәлештә алга киткән берничә шәһәр тәҗрибәсен өйрәндек".

Яшьләр арасында скейтборд белән мавыгу - таралыш алган күренеш. Ул халыкара спорт берләшмәсе тарафыннан да танылу алды: 2017 елда Олимпия комитеты скейтбордингны 2020 елда Токиода узачак җәйге Олимпиада программасына кертте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^