22 февральдә Россия спортчысы, Гиннесның рекордлар китабына 11 тапкыр кертелгән, 23 тапкыр Россия рекорды куйган Александр Муромский түбәнкамалылар өчен мастер-класс үткәрәчәк.
«Камский клинок» фестивале кысаларында Александр Муромский тамашачылар алдында чыгыш ясап, уңыш серләре белән уртаклашачак. Спортчы булудан тыш, Александр Муромский - сәясәтче дә, ул берничә ел Орлов өлкәсендә спорт өлкәсен җитәкләгән һәм шактый уңышларга ирешкән.
«Һәр иртәдә үзеңә тормыш биргән Ходайга рәхмәт әйтергә онытма, - ди спортчы. - Урамга чыкканда, ил – ул әле территория генә түгел, ә кешеләр икәнлеген истә тотыгыз. Башкалар карашы сезнекенә туры килмәскә дә мөмкин, ләкин бу аны кимсетү, сугышу өчен сәбәп түгел. Нәрсә дә булса әйткәнче яки язганчы, ун тапкыр уйла, берәрсе белән киңәшсәң, тагын да әйбәт».
Очрашу «Ковер» үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.