ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар танылган рус язучылары белән туры эфирда аралаша алачак
Мәдәният
  • 23 Апрель 2020 - 13:59
  • Караулар: 183

“Китапханәдә төн-2020” проекты кысаларында түбәнкамалылар танылган рус язучылары: Татьяна Устинова, Татьяна Полякова, Анна һәм Сергей Литвиновлар һ.б. белән онлайн-очрашуда катнаша алачак.

Язучылар үз-үзеңне изоляцияләү шартларында ни белән шөгыльләнүләре, иҗади эзләнүләре, табышлары турында сөйләячәк. Очрашу ахырында һәр автор Бөек Ватан сугышына багышланган шигырь укыячак.

"Очрашу заманча кискен сюжетлы, детектив, психологик һәм фантастик проза яратучыларга кызык булачак. Тамашачылар яраткан иҗатчылары белән аралашып кына калмыйча, социаль челтәрләрдә һәм YouTube каналында турыдан - туры трансляция турындагы комментарийларда сораулар да бирә алачак”, - ди оештыручылар.

Туры эфир 25 апрель көнне 19: 00 сәгатьтә башлана.

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^