Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән 16-18 октябрьгә Татарстан территориясендә һава шартларының үзгәрүе турында консультация-кисәтү килде.
Якын көннәрдә, Россиянең Европа территориясенә болытлы циклоннар чыгу сәбәпле, Татарстанда һава торышы тамырдан үзгәрәчәк. Атмосфера фронтлары узганда, яңгыр, аерым районнарда юеш кар явачак, температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Шулай ук атмосфера басымының кискен тирбәлеше дә күзәтеләчәк.
16 октябрьдә, җомга көнне, Татарстанда төнлә +5.. +10, көндез +12.. +17 температуралы бик җылы һава торышы сакланачак. Төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр көчәячәк.
17 октябрьдә, шимбә көнне, атмосфера фронтлары үткәндә, төнлә яңгыр көтелә, республиканың төньяк өлешендә аерым районнарда юеш кар явачак, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура төнлә +2..+7°, көндез +5..+10°.
Якшәмбе, 18 октябрьдә, иртән һәм көндез чираттагы фронталь бүлекне узганда яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда юеш кар явачак, урыны белән көньяктан 15-17 м/с тизлектә җил көчәячәк. Температура төнлә +1..-4°, көндез +7..+12° кадәр күтәреләчәк.
Алдан фаразлаулар буенча, киләсе атна башында, 19 октябрьдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшемсез, көндез температура +7..+12°.
Сишәмбе, 20 октябрьдә, явым-төшем ихтималы аз һәм көндез нибары +4..+9°.