Түбән Камада Әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә Вахитов проспектындагы 13 нче йортта атмосфера һавасын контрольдә тотуның яңа стационар кече габаритлы экологик посты урнаштырылды. Ул СИБУРның Түбән Кама предприятиесе – «Түбән Кама Нефтехим» экологик мониторингы системасында алтынчы булды.
Җиденче постны якын арада Прости авылында урнаштырырга планлаштыралар. Ике өстәмә пост урнаштыруга СИБУР 41 млн сум бүлеп биргән. Элек һаваны Прости авылында һәм Вахитов проспектында күчмә экология лабораториясе график буенча тикшерә иде. Хәзер бу нокталарда мониторинг өзлексез булачак – постларны җиһазлау тәүлек буе матдәләр концентрациясен 19 күрсәткеч буенча үлчәячәк, мәгълүматларны онлайн-режимда «Түбән Кама Нефтехим» мониторингы системасына һәм ТР Экология министрлыгына тапшырачак.
«Түбән Кама Нефтехим»ның Экология идарәсе җитәкчесе Олег Гришаков: «Пробалар һәр 20 минут саен биш стационар посттан һәм күчмә лабораториядән алына, мәгълүматлар автомат рәвештә күзәтчелек органнары серверларына килә. Хәзер бу системага тагын ике стационар пост өстәләчәк. Бу предприятиенең югары дәрәҗәдә ачык булуын раслый. Теләсә кайсы кеше реаль вакыт режимында безнең сайтта үлчәүләр нәтиҗәләре белән таныша ала».