ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада һаваны тикшереп тору белән фин компаниясе шөгыльләнәчәк
Табигать һәм без
  • 01 Ноябрь 2019 - 09:10
  • Караулар: 382

 Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндиянең Vaisala компаниясе вәкиле белән һава сыйфатын мониторинглау мәсьәләләре каралды. 

Компания үлчәү-исәпләү датчиклары белән тәэмин итәИсәпләгечләр арасыннан – предприятиеләрдән чыгарыла торган газларның күләмен үлчәү приборлары, шулай ук климаттагы үзгәрешләрне, авыр һава шартларын фаразлаучы автомат метеостанцияләр.

Очрашу барышында, аерым алганда, Түбән Кама сәнәгать узелы территориясендә һаваны тикшереп тору  мәсьәләсе каралды.  Компания тиешле таләпләр нигезендә атмосфера һавасы торышына күзәтүнең территориаль системасын үстерү буенча үз фикерләрен тәкъдим итә.

“Комплекслы якын килү – безнең мөмкинлекләрне сезнеке белән берләштерү кирәк. Vaisala датчикларыннан файдаланып, юл станцияләрен модернизацияләү, мондый җиһаз белән тулысынча тәэмин итеп җиткерү һәм соңыннан бу тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына тарату кирәк”, – дип билгеләп үтте Александр Шадриков. Төп максат – республикада бердәм күзәтчелек үзәге булдыру, дип басым ясап әйтте министр.

Шулай ук компаниянең программаларны, электрон үлчәү системаларын һәм җиһазларны гамәлгә кертү буенча халыкара тәҗрибәсен исәпкә алып, атмосфера һавасын пычратуның күренми торган чыганагының географик координатларын билгеләү мөмкинлеге белән, пычратучы матдәләр хәрәкәтенең математик моделен эшләү мәсьәләләре каралды.


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте материалларыннан




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^