Түбән Кама районында соңгы җиде елда атмосфера һавасын пычратуга мөрәҗәгатьләр саны 32 тапкырга кимегән – 583 тән 18 шикаятькә кадәр. ТР экология министры Александр Шадриков ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шундый статистика китерде.
Уңай динамикага 2016 елда экология өлкәсендә кабул ителгән карар нәтиҗәсендә ирешеп булды. Ул яңа яки киңәйтелүгә мохтаҗ производстволарның әйләнә-тирә мохиткә потенциаль йогынтысын алдан тикшерүне йөкли. Әгәр исәп-хисаплар яңа производствоның һава сыйфатын начарайтырга мөмкинлеген күрсәтсә, предприятиегә проект документациясенә үзгәрешләр кертергә яки урнаштыру урынын яңадан карарга кирәк, дип ассызыклады Александр Шадриков.
Мондый практика Түбән Кама сәнәгать үзәгендә уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы экология министры сүзләренә караганда, монда соңгы җиде елда 81 нче объектка карата яңа производстволар ачу һәм гамәлдәгеләрен киңәйтү мөмкинлегенә анализ ясалган.
Анализ нәтиҗәләре буенча “Түбән Кама нефтехим”, “ТАИФ-НК”, “ТАНЕКО”, “Түбән Кама ТЭЦ”, “Алабуга” МИЗ атмосфера һавасына йогынтыны киметү чараларын күздә тотып, проект документациясенә үзгәрешләр керттеләр.