Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев Түбән Камада автомобиль үткәргечләрен җыю буенча сынау җитештерү мәйданчыгында булды. Проект «Преттль» компаниясе белән берлектә Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
«Локаль җыю шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан. Бик уңайлы өй янында эшләү форматы. Биредә 20 кеше, нигездә, микрорайонда яшәүчеләр хезмәт куя. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә эшкә чакырыла. Уртача хезмәт хакы 25 мең сум. Эш балалары булган хатын-кызлар өчен дә туры килә. Агымдагы һәм киләсе елда шәһәрнең төрле микрорайоннарында тагын 5 шундый мәйданчык ачарга һәм өстәмә 100-130 яңа эш урыны булдырырга планлаштырабыз», - дип яза үзенең Instagram битендә Радмир Беляев.
Исегезгә төшерәбез, «Преттль» компаниясе Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора. Предприятие үз продукциясен илнең алдынгы автомобиль заводларына: КАМАЗ, ГАЗ, ВАЗ һ.б. җибәрә.