Татарстан Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең яңа программасын башлады. Әлеге чара эшмәкәрләргә Россия банклары биргән кредит процентларын түләү өчен субсидия бирүне күздә тота.
Субсидияне кече һәм урта бизнес вәкилләре, идарәче компанияләр һәм сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары, экспорт юнәлешле компанияләр, кече һәм урта бизнес субъектлары алырга мөмкин.
Программа шартлары нигезендә, 2017 елның 1 гыйнварыннан соң алынган һәм бер елдан озаграк вакытка төзелгән кредит килешүе чыгымнарын капларга мөмкин. Килешү суммасы 2,5 млн сумнан да ким булмаска тиеш, ә кредит проценты соңгы өч елда Россия Үзәк банкы исәпләгән уртача процент ставкасыннан (14,13 процент) артып китә алмый.
Кредитны әйләнештәге акчаларны тулыландыру, төп акчаны алу, инженерлык инфраструктурасын, җитештерү биналарын, корылмаларны төзү (реконструкцияләү), инвестиция проектларын тормышка ашыруга алырга рөхсәт ителә.
Әлеге субсидияне алу өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәгенә гариза бирергә кирәк.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһ., Мәскәү ур., 55, 521 нче каб., тел.: 8 (843) 236-29-96.