Бу шимбә, 31 октябрьдән, республикада җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүгә таләпләр үзгәрә. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.
Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый. Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак.
Документ шулай ук татарстанлыларның кеше күп була торган урыннарда (бер үк вакытта 50 дән артык кеше булса), шулай ук җәмәгать транспортында, такси, машина кую урыннарында һәм лифтларда битлек кияргә тиешлеген нигезли.